Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Балтач районы башлыгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләр белән очрашты ‎Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү — «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында билгеләнгән өстенлекле бурычларның берсе. ‎Чөнки нәкъ менә яшьләр — авылның киләчәге. ‎ ‎Бүген, район башлыгы Рамил Нотфуллин, быел авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләрне котлап узды, намуслы хезмәткә юнәлеш биреп, уңышлар теләде.‎ ‎Быел район авыл хуҗалыкларында хезмәт юлын башлаган яшь белгечләребез: ‎ ‎• Рамазанова Чулпан Фоатовна – «Якты юл»,  бухгалтер; ‎ • Габидуллин Гадел Газизович – «Игенче», мал табибы; ‎• Бариев Рашит Радикович –  «Татарстан», мал табибы; ‎ • Исмәгыйлева Азалия Рүзәлевна –  «Сорнай», орлыкчы-агроном; ‎• Рәхимуллин Ислам Халимович –  «Борбаш», мал табибы; ‎• Саләхетдинов Инсаф Ирекович – «Якты юл», мал табибы; ‎• Сидорова Алина Тимуровна – ‎«Балтач ветеринария берләшмәсе» (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), район сынау лабораториясе лаборанты; ‎ • Әшрафҗанов Рамил Айдарович – ‎«Балтач ветеринария берләшмәсе», мал табибы. ‎ ‎ Яшь белгечләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт юлларында яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    869
    ER
    1,5%
    Реакции
    13