Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Лилия Әскаровадан скумбрия балыгын тозлау рецепты. 2 литр суны кайнатырга куябыз,  8 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы чәй (коры, заварка), учлап суган кабыгы салып, кайнатабыз, аннан соң суны суытабыз. 4 скумбрия балыгын ( юылган, эче чистартылганны) 3 литрлы банкага башын аскы өлешкә каратып куябыз, суынган суны балык өстенә коябыз (чәй чүбен, суган кабыгын сөзеп алабыз), балыклар су белән капланырга тиеш, тулып җитмәсә, кайнаган салкын су өстәгез. 2-3 көндә бер дигән копчёной скумбрия балыгы сезнең өстәлегездә булачак. 3 көннән балыкны алып төнгә асып куям артык суын агызырга өчен. Шулай итсәң, кибетнекеннән бер ни белән дә аерылмый.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    817
    ER
    0,6%
    Реакции
    5