Пост канала
- фото
Карлыганда еш кына шундый күренеш була, бөерләр шартларга жыенган кебек бүртәләр. Шуннан соң карлыган ботакларында деформация барлыкка килә. Мондый күренешләрне яшь карлыганнарда очратырга мөмкин. Бу карлыган бөер талпаннары – микроскопик корткыч. Зарарланган бөреләр түгәрәкләнеп, кабарынып, кечкенә кәбестә күчәненә охшап калалар. Талпан уңышны зарарлап кына калмый, уңышны югалтуга китерергә мөмкин. Зарарланган бөерләрне алу — зәгыйфь һәм уртача зарарланган очракта иң нәтиҗәле ысул. Талпанга каршы көрәш көз яки иртә яз көне үткәрелә. Кабарган түгәрәк бөреләрне чүпләп алалар яки секатор белән кисәләр. Ботакның 30% тан артыгы зарарланган очракта-ботакларны тулысынча кисеп алырга кирәк. Барлык алынган бөерләрне һәм ботакларны яндырырга кирәк, компостка ташларга ярамый-талпан кышлый һәм кире кайта. Зарарлану иртә ачыклаганда нәтиҗәлеле эшкәртү куакны коткарып калырга момкинлек бирә. Кайнар су белән эшкәртү (бөерләр шытканчы, һава температурасы +4°+6 ° C булганда), лейкага кайнар су салырга – ботаклар белән контактка керү вакытына су +70...+80°C ка кадәр суыначак, куакны һәр яктан мул итеп сугарырга, бер куакка 5-10 литр — агымны бер урында 3-5 секундтан да озаграк тоткарламаска. Ут белән эшкәртү – кайнар суга альтернатива. Газ горелкасының яисә эретеп ябыштыру лампасының ялкынын, туктамыйча, ботаклар буйлап өстән аска 2-3 тапкыр 8-10 см ераклыкта үткәрәләр. Җылыту талпаннарны һәм бетләрне үсемлеккә зыян китермичә юкка чыгара. Фәттахов Р. М. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы
Открыть в MAX- Просмотры
- 698
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 6