Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бакча коллективы кунакка дәшкән. "Октябрь аеның беренче көннәрендә без бакчабызның өлкән буын вәкилләрен – лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне, остазларыбызны хөрмәтлибез. Сез бакчабызның үсеше, чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт куйдыгыз. Авыр, әмма мактаулы хезмәт юлы үтеп, беркайчан да сыгылмадыгыз, сынмадыгыз, фидакарь хезмәтегез, мактаулы хезмәт юлыгыз белән һәммәбезгә үрнәк булып торасыз"- дигән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр алар лаеклы буын вәкилләренә.Бәйрәм чарасы мул табыннар артында үтте, истәлекләр барланды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    816
    ER
    0,9%
    Реакции
    7