Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда һава температурасының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә төбәкнең көнчыгышында бераз яңгыр һәм җепшек кар явып үтсә, көндез явым-төшем туктый.Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил урыны белән 16 метрга кадәр көчәя (Казанда – 14 метрга кадәр). Төнлә температура -3 градуска кадәр түбәнәйсә һәм кырау күзәтелсә, көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава +6..+11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +8..+11 градуска кадәр күтәреләчәк). Татар-информ

    Открыть в MAX
    Просмотры
    697
    ER
    0,6%
    Реакции
    4