Пост канала
- фото
Бүген Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен зур бәйрәм ясаганнар. Өлкәннәр рәхәтләнеп ял итеп, үткәннәрен искә төшергән. Бәйрәм чарасы мул сыйлы табыннар артында дәвам иткән. Игътибар, хөрмәт күрсәткән балалар бакчасы коллективына өлкәннәр бик рәхмәтле калган. – Бик күңелебез булды. Балаларның күңелле чыгышлары, матур җырлары, дәртле биюләре – һәммәсе дә өлкәннәр адресына юллаган иде. Кадер-хөрмәт, игътибар өчен бакча хезмәткәрләренә, мөдир Гөлфәмә Хәкимуллинага олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, – дип безнең белән элемтәгә чыкты Нурия Хафизова.
Открыть в MAX- Просмотры
- 705
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 9