Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Айгөл Таҗевадан песочный камыр белән сметанник рецепты Камыр өчен: 100 г атланмай, 1 шт йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 160 г он, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч. Эчлек өчен:  каймак 15% яки 20% 350 г, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 шт йомырка,  ваниль 1 чәй кашыгы, 1 аш кашыгы крахмал. Эш барышы: эре угычта атланмайны уабыз, шикәр, йомырка, көпшәкләндергеч, он өстәп, йомшак камыр басабыз. 20-22 см лы форманы атланмай белән майлыйбыз да камырны формага салабыз. Аны кулларыбыз белән тигез итеп бүләбез, бортикларын калдырабыз. Аерым савытка каймак, йомырка, шикәр, крахмал, ваниль салып, яхшылап болгатабыз. Әзер эчлекне камырга салабыз һәм 180 градуслы духовкада 40-50 минут пешерәбез.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    668
    ER
    0,4%
    Реакции
    3