Пост канала
- фото
Бүген район мәдәният үзәгендә - Өлкәннәр көне. Һәм һәрвакыттагыча тәмле чәй, район башлыгы Рамил Нотфуллинның сәхнәдән котлавы, яраткан алып баручыларыбыз - Лилия белән Илфат, талантлы җырчыбыз Эльвира Һадиеваның кызы белән җыр бүләк итүе, ... Боларның барысы да залда утыручы хөрмәтле өлкәннәребез хозурына. Биредә үк республиканың электрон Мактау тактасына кертелгән укытучы Рәлиф Әскаров та бүләкләнде. Рәлиф абый Балтач гимназиясендә эшләп, тренер буларак районның Чаңгы спортын югары дәрәҗәгә күтәргән кеше. Аның укучылары ил югарылыгына җитте инде. Сәхнәгә озак еллар бергә гомер иткән парлар да күтәрелде. Гөлчәчәкле бәйрәмне Балтач халык театры артистлары "Кайту" спектакле белән дәвам иттеләр. Бәйрәм белән сезне, кадерле өлкәннәр! Рәхәт яшәгез, бәхетле булыгыз! Олыгайгач та бәхет бик кирәк.
Открыть в MAX- Просмотры
- 762
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 10