Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Җиһанда – Өлкәннәр көне, өлкән буын бәйрәме! Кадерле өлкәннәребез! Сезне  Халыкара өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм! Өлкән буын кешеләре – алар зирәклек чыганагы. Бүгенге яшь буын өчен сез кыйммәтле байлык, тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып торасыз. Яшьләрнең  энергиясе, инициативасы һәм өлкән буынның бай тәҗрибәсе - тормышыбыз мәгънәсенең бер-берсен тулыландыручы аерылгысыз өлешләре.Тормышта авыр минутлар  булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-куанычларыбызны уртаклашабыз. Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген уңай тормыш тәҗрибәсен, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап, оныклар, оныкчыкларга тапшыра киләсез.Куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез! Көннәрегез бәхет-шатлыкта үтсен. Сәламәтлекләрегез нык, күңелләрегез гел шат булсын. Һәрчак кадер-хөрмәттә, сау-сәламәт булып яшәвегезне теләп калам. Рамил Нотфуллин, Балтач районы башлыгы

    Открыть в MAX
    Просмотры
    641
    ER
    1,1%
    Реакции
    7