Пост канала
- фото
Бүген Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы базасында «Автосессия» үтте. Чараның төп максаты – югары уку йортлары студентлары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. 1 урын – Кәрим Камалетдинов 2 урын – Ислам Баһаветдинов 3 урын – Рулия Рамазанова Барлык катнашучыларга да “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева истәлек бүләкләре тапшырды. Күп фотолар: https://baltaci.ru/news/iuxidi-xabar-ita/arca-agrar-sanagat-honar-kolliiatenen-2nce-filialynda-avtosessiia-utte
Открыть в MAX- Просмотры
- 844
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 12