Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Арча агросәнәгать көллиятенең икенче филиалында төзелеш эшләре тәмамланып килә Соңгы елларда биредә бик күп эшләр башкарылды: студентлар өчен заманча тулай торак төзелде, уку бүлмәләре тулысынча яңартылды, кабинетлар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Теоретик белем алу өчен барлык шартлар да булдырылды. Ләкин практиканы үстерү — безнең өчен аеруча мөһим юнәлеш иде. Шуңа күрә заман таләпләренә җавап бирүче яңа уку-лаборатория корпусы төзергә карар кылынды. Яңа бинада студентлар өчен заманча кабинетлар, экспозицион заллар булачак. Эшләр график буенча алып барыла һәм уку корпусын октябрь башларында тантаналы рәвештә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    716
    ER
    1,3%
    Реакции
    9