Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Никахларын теркәгәннән соң Хәкимовлар гаиләсе сайлауга килде 2026 ел башыннан Балтач районында парларның 85% ы «Госуслуги» порталыннан никахлашуга гариза бирү өчен файдаланган. Әлеге сервис «Мәгълүматлар икътисады» милли проектының бер өлеше булып тора, ул дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерүгә һәм тизләтүгә юнәлдерелгән. Шундый парларның берсе – Рөстәм Хәкимов һәм Алиса Зыкина. Балтач районында туган яшьләр 10 ел элек танышканнар. Датаны алдан сайлаганнар – 2026 елның 19 сентябре. Матур дата, матур пар. Никахны теркәгәннән соң Хәкимовлар гаиләсе үзләренең бәйрәм шатлыгын гражданлык бурычы белән бергә кушарга карар кыла — алар сайлау участогына тавыш бирү өчен китәләр! Бу карар алар өчен символик һәм истә калырлык мизгел булды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    820
    ER
    1,0%
    Реакции
    8