Пост канала
- фото
Районыбыз башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин тормыш иптәше Фәния ханым белән бергәләп 1088 нче сайлау участогында гражданлык бурычларын үтәделәр. Бүгенге көн аларның гаиләсе өчен матур вакыйгалар белән истәлекле. Беренчесе — илебез язмышын билгеләү , сайлауларда актив катнашу булса, икенчесе — тугрылык һәм мәхәббәт бәйрәме. Бүген ныклы, күпләргә үрнәк булырдай Нотфуллиннар гаиләсе Рубин туйларын — 40 еллык матур гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтә! Рубин кебек, аларның мөнәсәбәтләре дә алмаздан калышмаган ныклыкка ия: ул вакыт белән генә сыналмый, ә тормыш сынауларында чарлана һәм ныгый. Бу — чын мәхәббәт һәм хөрмәтнең матур нәтиҗәсе. Барлык балтачлылар исеменнән чын күңелдән тәбриклибез һәм ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, гаилә бәхете һәм районыбыз үсеше хакына яңадан-яңа уңышлар телибез!
Открыть в MAX- Просмотры
- 799
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 13