Пост канала
- фото
Тәнзилә Габдрахмановадан тәбикмәк рецепты Ярты литр сөт, 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 2-3 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы коры чүпрә, он, чәй содасы 1 чәй калагы. Җылы сөткә чүпрәне, шикәр комын салып кабартып алабыз. Чүпрә әзрәк кабаргач калганнарын салып куерак камыр туглыйбыз. Камыр кабаргач 1 стакан кайнар суга бер чәй калагы чәй содасын салып болгатып, камырга салып туглыйбыз һәм кызган табада пешереп алабыз. Сыер мае белән майлыйбыз. Өстәлгә тәмле кайнатма белән куябыз.
Открыть в MAX- Просмотры
- 712
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 3