Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Смәеллеләр гуманитар ярдәм туплауда активлык күрсәтә Балтач районы иреклеләре алгы сызыкта булган егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрүне, чәйләр тутыруны дәвам итә. «Смәел авылында да эш бик актив бара. Гуманитар ярдәм туплауда авыл халкының искиткеч бердәмлеге, киң күңеллелеге сокландыра. Бер йодрык булып тупланганнары, ярдәм кулы сузганнары өчен зур рәхмәт!» — ди «За Мир! За Родину» волонтёрлык төркеме җитәкчесе Ирина Галәветдинова. Алтын куллы, мәрхәмәтле йөрәкле активистларыбызга битараф булмаганнары, вакытларын һәм көчләрен жәлләмәгәннәре өчен мең рәхмәт!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    911
    ER
    1,0%
    Реакции
    9