Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Балтач гимназиясендә узган Белем көне тантанасында хәрби-патриотик җырлар башкаручы «Струна» төркеменә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Балтач гимназиясендә оешкан әлеге төркем инде менә бер елдан артык эшчәнлеген махсус хәрби операция темасына багышлый. Җитәкчеләре гимназиянең музыка укытучысы Римма Әхтәмова.Төркемнең солтисткасы — әтисе бүгенге көндә хәрби операциядә хезмәтен дәвам итүче Диләрә Дмитриева. Коллектив гимназиядән тыш төрле авылларда, мәдәни чараларда чыгыш ясый, Казан госпиталендәге яралылар алдында да Балтач данын яклап концертлар куя, клиплар төшерә. Төркем белән бергә гимназиянең башка талантлы укучылары да чыгыш ясый, алар арасында шулай ук әтиләре хәрби операциядә катнашучы һәм батырларча һәлак булганнары да бар.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    813
    ER
    1,4%
    Реакции
    11