Пост канала
- фото
Бүген, Балтач мәдәният үзәгендә, Балтач шәһәр җирлеге җыены кысаларында, «Электрон мактау тактасы»на кертелгән райондашларыбызга лауреат таныклыклары тапшырылды. Лауреат таныклыгына ия булучы чираттагы райондашларыбыз: 1. Әскәров Рәлиф Рафыйк улы – «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениясе тренеры; 2. Ибәтуллина Ләйлә Шаһимулла кызы – «Татарстан почтасы» Саба район почта бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече; 3. Абдуллин Мулланур Камил улы – «Районара юл-төзелеш идарәсе-1» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең йөк машинасы йөртүчесе; 4. Габделхакова Миңнәзия Хәсият кызы – Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторының баш белгече; 5. Газизуллин Әлфис Габделмөнир улы – шәхси эшмәкәр Галиуллин Илдар Галимуллович оешмасының склад мөдире; 6. Төхфәтуллина Фәнзия Зиннур кызы – «Балтач үзәк китапханәсе» район муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе методисты; 7. Нәҗипова Зөлфия Равил кызы – «Бәхет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бухгалтеры; 8. Гыймадиев Шәмсун Сәгыйть улы – «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенең автобус йөртүчесе; 9. Сидоров Михаил Эшманович – «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесе шофёры; 10. Мөхәммәтҗанов Рәфхәт Йосыфҗан улы – «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенең автобус йөртүчесе.
Открыть в MAX- Просмотры
- 801
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 10