Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    "Сабантуй" ял паркы янында оештырылган бәйрәмдә "Хыял" яшьләр үзәге җирлекләр арасында "Батальон" хәрби-патриотик уены уздырды. Барлыгы 9 команда катнашты. Башта бауга үрмәләп салам эскерте аша үттеләр, аннан җәтмә аша чыктылар, алда аларны тагын да зур сынаулар көтте, йөгерә-йөгерә кайтканда да авыр тәгәрмәчләрне билгеле бер урынга алып барасы, аннан әйләндерә-әйләндерә кире үз урынына китереп куясы иде. Сынатмадылар, булдырдылар команда вәкилләре, афәрин! Беренче урынны Чепья авыл җирлеге командасы, икенче урынны Шубан җирлеге, өченче урынны Балтач шәһәр җирлеге командалары алды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    767
    ER
    0,9%
    Реакции
    7