Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбызда бик күп бәйрәм чаралары узачак. ‎Бәйрәм чаралары бүген – 28 август көнне старт ала. Бүген «Балтач» ял паркында 19:00 сәгатьтә кичке концерт булачак. ‎Программаны Казаннан килгән популяр артистлар һәм район сәхнә осталарының уртак концерты бизәячәк. Сезне ретро хитлардан алып заманча эстрадага кадәр матур җырлар һәм дәртле бию көйләре көтә. ‎29 август көнне бәйрәм «Сабантуй» ял паркында спорт ярышлары белән дәвам итәчәк: ‎10:00 — «Маяк» җәмгыяте призына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш ярышлары узачак. ‎11:00 — «Балтальон». Каршылыклар белән узыш (Гонка с препятствиями). Биредә Балтач шәһәр җирлеге һәм авыл җирлекләре командалары үзләренең җитезлеген, физик әзерлеген һәм бердәмлеген күрсәтәчәк. ‎12:30 — ат чабышлары. Ярышлар «Сабантуй» ял паркының ат спорты өчен махсус әзерләнгән болынында узачак. ‎Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    730
    ER
    0,7%
    Реакции
    5