Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Районыбызның иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыкларны тапшырылды. Лауреат Наилә Атабаева: “Тыйнак кына эшемне күреп югары бәя биргән район җитәкчелегенә, шушы эшнең башында торучы Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтлемен. Бу уңышларымны мин үзем эшләгән коллективның эшчәнлегенә иң югары бәя дип кабул иттем. Мин бик яхшы, талантлы, искиткеч күңелле, матур итеп эшли белә торган коллективта 35 ел хезмәт куям һәм үкенмим, елдан-ел безнең коллектив кешелекле, күркәм яшьләребез белән тулылана, тагын бик күп райондашларыбызга үзләренең хезмәт уңышларын күреп куанырга, рухланып эшләргә, иҗат итәргә, яшәргә насыйп булсын, һәммәгезгә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, матур, мул тормыш телим”. Лауреат Любовь Уланова: “Кадерле Балтач халкы, мөхтәрәм кунаклар! Без чәчәк атучы гаҗәеп яхшы республикада яшибез, моның өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевка чиксез зур рәхмәтлебез. Шулай ук без иң яхшы районнарның берсе булган Балтачта яшибез. Ә моның өчен без районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга рәхмәтле. Бала-чагадан башлап, һәрбер өлкән кешегә кадәр белә ул безнең район башлыгы, һәммәбезгә бик игътибарлы. Сәламәтлек өлкәсенә көнне төнгә ялгап халыкка игелекле хезмәт күрсәтүчеләр, үз эшенә төптән бирелгәннәр, кеше гомерен саклап калырга омтылганнар гына бара, шуңа күрә электрон мактау тактасына барлык табиб, шәфкать туташы, машина йөртүче дә лаек. Миңа игътибар биргәннәре өчен баш табиб Рамил Сәфәровка, үзәк хастаханә коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бөтен кешегә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм әлбәттә инде аяз күк йөзе телим”.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    760
    ER
    1,4%
    Реакции
    11