Пост канала
- фото
Балтачыбызның хөрмәтле өлкәне, Рифхәт Нәҗип улы Нәҗипов 18 август көнне үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен хәерле исәнлектә каршы алды. Шул уңайдан аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Кадерле Рифхәт абый! Сезне чын күңелдән тагын бер кат юбилеегыз белән котлыйбыз! Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, күңел көрлеге бирсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, аларның куанычына сөенеп, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын!
Открыть в MAX- Просмотры
- 770
- ER
- 1,2%
- Реакции
- 9