Пост канала
- видео
«Чутай авылында гомер итүче Нәкыйп ага Шәмсетдинов — күңелендәге илаһи моңны беркайчан да сүндермәгән өлкәннәребезнең якты мисалы. Аңа тиздән 90 яшь тула! Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә гармун күреген тартып, бармакларын җитез йөртә. Аның һәр көе — үзе бер тарих, сагыну-моңсулык та, яшьлек ярсуы да, тормышка мәхәббәт тә бар. Гармун телләрендә аның бөтен гомере чагыла кебек: сугыш еллары авырлыгы, тырыш хезмәт белән узган көннәр, гаилә шатлыклары... Нәкыйп абый кебек зирәк акыллы, киң күңелле, җыр-моңга гашыйк затлар безнең арабызда күбрәк булсын иде! Ул әле дә авыл клубларында, кунак табыннарында чыгыш ясый, яшь буынга халкыбыз мирасын тапшыра. #БалаларгаБәхет #Татмедиа #БалтасиИнформ
Открыть в MAX- Просмотры
- 753
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 8