Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    «Наз» Хәйрия фонды социаль проектларын тормышка ашыруны дәвам итә. 16 август көнне, фонд җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова инициативасы ярдәмендә социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрнең балалары өчен Казан шәһәренең циркында хәйрия экскурсиясе оештырылды. Чара мохтаҗ балаларга мәдәни ял мөмкинлеге бирү һәм аларга уңай эмоцияләр бүләк итү максатыннан үткәрелде. Программа барышында балалар цирк сәнгатенең иң яхшы номерларын карадылар. Бәйрәм атмосферасы, күз явын алырлык ачык костюмнар, акробатларның кыю трюклары һәм артистларның искиткеч чыгышлары - балаларның йөзендәге бәхет чаткылары булып чагылды. #НазФонды #КазанЦиркы #ИгелекЭшлә #БалаларгаБәхет

    Открыть в MAX
    Просмотры
    749
    ER
    0,4%
    Реакции
    3