Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    „Хыял“ яшьләр үзәге белгечләре райондашларыбызга уңай энергия өләшә! Иртәнге сәгатьләрдә алар оешма-предприятиеләргә барып, эш көне башланганчы хезмәткәрләр белән саф һавада зарядка ясыйлар. Бүген, 18 август иртәсендә, бу матур гадәтне Балтач үзәк хастаханәсе коллективы дәвам итте. Ак халатлы геройларыбыз — табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык персонал — саф һавага чыгып, күңелле музыка астында буыннарын яздылар һәм көне буена җитәрлек тонус алдылар. Эш графигы никадәр генә тыгыз булмасын, иртәнге ун-унбиш минут вакытны физик активлыкка багышлау — ул стрессны киметергә һәм эш көне дәвамында продуктив булырга ярдәм итә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    782
    ER
    1,0%
    Реакции
    8