Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Район башлыгы Рамил Нотфуллин районның социаль объектларында булып, алардагы ремонт эшләренең барышы белән танышты.  Игътибар үзәгендә — Балтач мәктәбе, заманча универсаль спорт залы, хастаханәнең азык-төлек блогы һәм 1 номерлы балалар бакчасы. Бу урыннарда төзүчеләр көне-төне диярлек эшлиләр, биналарның эче генә түгел, тышкы күренеше дә танымаслык булып үзгәрә. Рамил Рәшитович эш сыйфатын шәхсән тикшерде һәм төзүчеләргә төп бурычларны искәртте: “Эшне вакытында һәм намус белән башкарырга кирәк. Объектны кулланылышка тапшыргач та, без сезнең белән берлектә тирә-юньне тәртипкә китерергә тиешбез”, — диде ул. Әлегә барлык объектларда да эшләр план буенча, тоткарлыкларсыз бара. Якын киләчәктә балтачыларны өр-яңа, уңайлы һәм матур биналар көтә!"

    Открыть в MAX
    Просмотры
    802
    ER
    1,0%
    Реакции
    8