Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, тагын бер чара уздырып алдык әле, - дип хәбәр итәләр Борнак авылыннан.- Дөресрәге, агитбригада белән кырга баруны быел Халыклар бердәмлегенә багышладык. Барып, концерт куеп, җырлап-биеп кенә калмадык, өстәл әзерләп, ил табынын баетучыларны сыйладык та. Үлән чәе белән коймакны, бал һәм төрледән-төрле кайнатмаларны уңганнарыбыз бик яратты. Ямьле җәйнең кояшлы бер көнендә авылның мәдәният хезмәткәрләре Гөлназ Әхмәдуллина, Алсу Садыйкова идеясе белән оештырылган бу чара быел әнә шулай удмурт дуслар белән сый-хөрмәттә үтте.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    770
    ER
    0,8%
    Реакции
    6