Пост канала
- фото
Лилия Әскаровадан бик тәмле ассорти рецепты Банкаларны юып, төбенә укроп зонтигы, петрушка, лавр яфрагы, кара борыч, гвоздика, ярты суган телемләп, сарымсак 1 бүлемтек, баллы борыч турап, кыярны бик вак итмичә (бармак калынлыгы), помидор катыракларын кискәләп банкага тутырасы. Маринад: 2 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 200 гр шикәр комы, кайнап чыккач, 150 гр 9 процентлы уксус салып, әзер маринадны яшелчә тутырылган банкаларга агызып чыгабыз. Капкачларны өстенә генә куеп, водяной баняда 5 минут куеп алабыз һәм ябабыз.
Открыть в MAX- Просмотры
- 732
- ER
- 0,1%
- Реакции
- 1