Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Физкультурачылар көне уңаеннан, физик культурасы өлкәсендә зур өлеш керткәннәре өчен районыбыз тренерлары мактауга лаек булды. Алар арасында: Сафиуллин Рамил Дамир улы — Мактау билгесе белән, Әминов Рамил Шамил улы — физик культура отличнигы билгесе белән, Исмәгыйлов Марат Фәрит улы — Мактау грамотасы белән,  Нәкипова Фәридә Сәвил кызы — рәхмәт хаты белән, Ильясов Рафаэль Шәрип улы — районыбызның мактау билгесе белән, Әскәров Рәлиф Рафик улы, Хәлимов Марат Мөдәрис улы, Никитин Роман Валентинович район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.Тренерларның тырышлыгы, хезмәте һәм спортны үстерүгә керткән өлеше безнең җәмгыятьнең спорт рухын күтәрә, яшь буынга үрнәк булып тора.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    840
    ER
    0,4%
    Реакции
    3