Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Район авыл хуҗалыкларында кызу эш вакыты. Урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара, икенче планга күчкән терлек азыгын хәзерләү эшләре дә әле бетмәгән килеш, хуҗалыкта хезмәт куючыларга салам өләшү, көзге кыр эшләренә җир һәм симәнә әзерләү... болар барысы да бер вакытта башкарыла торган эшләр. Юк, зарланмый авылда яшәп калучылар. Алар өчен ияләнгән эш инде ул, бары тик авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр бик түбән булу гына борчый аларны. Күпме маңгай тире агып ирешелгән уңышларны хәзер бик түбән бәялиләр. Ләкин ничек кенә булмасын, авыл кешесе эшләде, эшли һәм эшләячәк. Районыбызның «Активист» хуҗалыгында хезмәт куючылар да үзалларына максат куялар икән, шуңа ирешкәнче тырышалар, уңышка ирешкәч, кычкырып та йөрмиләр, горурлык хисе белән тагын да алга атлыйлар. Тулырак: https://baltaci.ru/news/avyl-xualygy/aktivist-uraknyn-ekvatorynda

    Открыть в MAX
    Просмотры
    780
    ER
    0,4%
    Реакции
    3