Пост канала
- фото
Гөлзидә Газизуллинадан томат согы рецепты Юган помидорларны дүрт өлешкә бүләбез дә пешереп алабыз. Кайнаган чакта помидорлар кәстрүл төбенә ябышмасын өчен бераз гына су салыгыз. Помидорлар пешкәннән соң сетка аша сөзеп, кирәгенчә тоз һәм шикәр комы салып кайнап чыгам дигәндә сүндереп, стерильләштергән банкаларга тутырып каплап куябыз. Тәмле булсын. Тоз-шикәр комы салмый гына да ясарга мөмкин. Андыен ризык әзерләгәндә кулланырга мөмкин. Шулай ук тоз өстәп эчәргә дә була.
Открыть в MAX- Просмотры
- 791
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 4