Пост канала
- фото, видео
Бүген районыбызга Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Захарова һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Халәлетдин кызы Гарифуллиналар эш визиты белән килделәр. Вәкилләр Балтач районы башлыгы һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә «Романтик» балалар сәламәтләндерү лагеренда булып, лагерь кысаларында балаларның яшәү, ял итү шартларын һәм җәйге чорда куркынычсызлык дәрәҗәсенә анализ ясадылар, лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән аралаштылар.
Открыть в MAX- Просмотры
- 820
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 9