Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Райондашыбыз «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе оешуга 110 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.   Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татпотребсоюз» коллективын, тармак ветераннарын һәм кулланучылар кооперациясенең барлык хезмәткәрләрен истәлекле дата белән котлады. Тантаналы чарада райондашыбыз Мәгъсүмова Эльмира Нургали кызы да катнашты. Эльмира — Балтач җәмәгать туклану оешмасында хезмәт итә. Ул Казан училищесын тәмамлаганнан соң, 1988 елдан ашханәдә 5 разрядлы пешекче булып эшли башлый. Аның гомуми хезмәт стажы 38 елны тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов Эльмирага «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырды. Бу — аның хезмәтен, тырышлылыгын һәм профессионализмын бәяли торган зур абруйлы бүләк

    Открыть в MAX
    Просмотры
    837
    ER
    0,8%
    Реакции
    7