Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    1 августта Әтнәдә «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале оештырыла. Бәйрәм быел өченче тапкыр үткәрелә, анда биш район катнашачак. Төбәкнең милли йөзен, онытылып баручы гореф-гадәтләрен торгызуны максат иткән «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале быел яңа форматта, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырыла.Быелгы фестивальгә Әтнә белән чиктәш булган — Арча, Биектау, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чакырулы. «ӘтнәТуй»га танылган артистлар да киләчәк. Кунаклар алдында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары — Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» этно-төркеме һәм «ABIEM PROJECT» төркеме чыгыш ясаячак. Фестивальдә балтачлылар «Кыз ярәшү» йоласын күрсәтәчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    889
    ER
    0,9%
    Реакции
    8