Пост канала
- фото
Бүген бишенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Советының унберенче утырышы узды. Утырыш эшенең көн тәртибендә Балтач муниципаль районының 2026елга, 2027-2028 елларга планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертү; «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2026 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү; Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль махсуслаштырылган торак фондыннан хезмәт торак урыннары бирү тәртибе турында Нигезләмәне раслау; "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Чепья авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында" 2019 елның 19 сентябрендәге 205 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарының үз көчен югалтуын тану турында мәсьәләләр каралды. Көн тәртипләре буенча җаваплы җитәкчеләрнең чыгышлары, тәкъдимнәре тыңланылды, киләчәк эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.
Открыть в MAX- Просмотры
- 807
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 5