Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Елдагыча, Көек авылы көне узганнан соң, Садриев Миннехәт абый белән Гөлфинур апалар капка төбендә авыл балалары өчен күңелле бәйрәм оештырыла. – Бу бәйрәмдә әти-әниләр, әби-бабайлар да актив рәвештә катнаша. Бәйрәмнең төп өлешеннән соң мич коймаклары белән самоварда кайнаган кайнар чәй эчәбез. Бу чара авылдашларны берләштерә, балаларга һәм олыларга күңелле мизгелләр бүләк итә, ди көеклеләр.Афәрин! Көек авылының бердәм һәм дус халкының бу гамәле күпләргә үрнәк булырлык матур гадәт.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    907
    ER
    1,9%
    Реакции
    17