Пост канала
- видео
🌺Әгәр исән булса, бүген ерак әбекәйгә 100 яшь тулган булыр иде🙏 Тормышта ачысын- төчесен күп күрсә дә, ерак әбекәй һәрчак шат күнелле, тырыш, авылда гына түгел, районда данлыклы бакчачы иде. Гомер буе бабайга теләгәнен пешереп ашатып, аның сүзеннән чыкмыйча ул кушканны гына эшләп, күзенә генә карап яшәде. Һәрчак, бабагыз, балалар, диде. Шулкадәр чиста- пөхтә, сылу әби иде🙏 Аллаһка шөкер, гомеренең сонгы елларын әниебезнең тәрбиясендә булып, Ходай каршына караулы, тәрбияле, догалы булып китте🤲🙏 Урыннары оҗмахта булсын🤲🙏
Открыть в MAX- Просмотры
- 591
- ER
- 8,8%
- Реакции
- 52