Пост канала
- видео, фото
Бүген Аш-Буҗи авылында зур һәм истәлекле вакыйга — «Ак Бүре» спорт мәйданчыгы ачылды. Биредә балалар, яшьләр, өлкәннәр — бер сүз белән әйткәндә, спортны һәм авылын яраткан бик күп кешеләр җыелды. Ачылыш уңаеннан футбол турниры да оештырылды. Ярышта биш команда катнаша. Әмма бүген иң мөһиме — җиңү генә түгел, ә бергә җыелып, аралашып, спорт аша берләшү. Мондый мәйданчыклар — авылның киләчәгенә салынган инвестиция. Биредә балаларның буш вакытын файдалы үткәрү, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау өчен тагын бер матур мөмкинлек барлыкка килде. Аерым рәхмәт сүзләрен Аш-Буҗи авылы өчен шундый зур һәм әһәмиятле эшне тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән эшмәкәр Хәмәтдинов Фәнискә җиткерәм. Туган җирең өчен хезмәт кую, аның үсешенә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү — зур хөрмәткә лаек гамәл. Мондый ярдәм авылның бүгенгесен генә түгел, киләчәген дә ныгыта. Авылның көче — аның кешеләрендә. Ә бердәм һәм игелекле кешеләр булган җирдә киләчәк тә якты була.
Открыть в MAX- Просмотры
- 393
- ER
- 3,1%
- Реакции
- 12