Пост канала
- фото
Бүген без районыбызның Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны — Габделвахит Шәмсетдинов белән хушлаштык. Габделвахит Шәмсетдиновның тормыш юлы — илебез тарихының аерылгысыз бер өлеше. Ул авыр сугыш елларын кичкән, Җиңүне якынайту өчен үз өлешен керткән, хезмәте белән туган ягыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән хөрмәтле шәхес иде. Ветераннарыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге безгә тыныч күк йөзе, ирекле тормыш һәм якты киләчәк бүләк итте. Аларның каһарманлыгы алдында без һәрвакыт баш иябез. Габделвахит Шәмсетдиновның якты истәлеге, тормыш юлы һәм кылган гамәлләре киләчәк буыннар күңелендә сакланыр. Хөрмәтле ветераныбызның туганнарына һәм барлык якыннарына тирән кайгы уртаклашу сүзләремне җиткерәм. Бу авыр югалту көннәрендә сезгә сабырлык телим.
Открыть в MAX- Просмотры
- 331
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 3