Перейти к содержимому

Пост канала

Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
  1. видео

    Матурлыкны күрә белү кирәк, Матурлыктан дөнья ярала.😍 Күңел күзе күргән гүзәллекләр Изге эшләр булып тарала. Карашларың чәч син тирә - якка: Гади генә кебек тау - урман; Болыннарда үскән чәчәкләр дә🌼 Уш китәрлек түгелдер сыман. Һәм бервакытны күзләр "уяна": Нинди матур икән дөньясы! Таулар шундый горур, биекләр, Болытларга ашкан түбәсе! Моңлы аһәң сибә яфраклар,🍁 Җилфер - җилфер килеп җилләрдә. Кошлар сайрый үтә моңланып, Колак ишетмәгән көйләргә. Чәчкәләр дә күзнең явын ала, Чибәр кызлар, гүя, болында. Күрәсеңме, бөтен матурлыгы Табигатьнең үзе кулында! Матурлыкны күрү сәләте Безгә дә бит күктән бирелгән. Үзең булдыр, сакла, кадерлә, Матурлыкны ихлас күңелеңнән.🙏 Рәмилә Абдуллина🖊

    Открыть в MAX
    Просмотры
    4 644
    ER
    1,9%
    Реакции
    88