Пост канала
- фото
Рәхәт, тыныч яллар барыгызга да!😍 Әнгам Атнабаевның🖊 АВЫЛ ИРТӘСЕ🌱шигыре белән башлыйбыз бу көнне. Җәйге кояш күзен ачу белән Тирә-якка нурлар таратты... Туган авыл төнге йокысыннан Ялкау гына иснәп уянды, Өй аллары маллар тавышына, Кеше шау-шуына буялды. Анда-монда ишек шыгырдады, Кое колгалары бөгелде... Кемдер учак якты - мөрҗәсеннән Тәмле генә төтен сибелде... Көтү чыкты... Сыер мөгрәде, Шыгырт-мыгырт кәҗә атлады... Көтүченең елан чыбыркысы Үләннәрне өзеп шартлады... Көтү көткән чаклар искә төштеме сезнең дә❔🤩
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 792
- ER
- 2,1%
- Реакции
- 103