Перейти к содержимому

Пост канала

Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
  1. фото

    Пироглар өчен🥮тагын бер бик уңышлы камыр рецебы шушы.👇Икесе белән дә пешереп карагыз әле ПИРОГЛАР ӨЧЕН КАМЫР🍎🍏🍎 Бик тәмле,😋 камыры авызда эри, дуслар! Пешерми калмагыз 🙌 Минем форманың диаметры 30 см☝шушы камыр таман гына була (камыр бик юка булмый❗️) КИРӘК: ➡️ йомырка ~ 1 штук ➡️ сметана ~ 100 г ➡️ шикәр комы ~ 2 аш калагы ➡️ Ак май (эретелгән) ~ 100 г ➡️ бер чеметем тоз ➡️ сода ~ 1/3 чәй калагы ➡️ он ~ 350 г ӘЗЕРЛИБЕЗ: ✔️ йомырка, сметана, шикәр комы, ак май, тозны бергә кушып венчик белән болгатабыз. Шуңа он һәм сода кушып, артык тыгызламыйча камыр басабыз. ✔️ әзер камырны ике өлешкә бүләбез ( берсе зуррак булсын). Пирог ясыйбыз, бизибез. Пирог ясалгач,🥮 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе кызарганчы пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын☕️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 199
    ER
    1,9%
    Реакции
    140