Пост канала
- фото
Кыярлы~сарымсаклы кетчуп👌 Күпме ясалса да, һичшиксез ашала✅ Соңгы елларда заготовкаларның ашалмаганы ясалмый да😋балалар да, үзебез дә кайсыларын яратабыз, шулары күп итеп ясала КИРӘК: ☑️Кыяр – 2,5 кг ☑️Мясорубкадан чыгарылган помидор – 3 литр ☑️Сарымсак -150 г ☑️Тоз – 1 аш калагы ☑️Шикәр комы – 0,5 стакан ☑️70%лы уксус – 1 аш калагы ☑️Иссез көнбагыш мае -150 г ☑️Яшеллек (салмаска да була) ӘЗЕРЛИБЕЗ: ✨Тирән кәстрүлдә мясорубкадан чыгарылган помидорны бераз куерганчы кайнатабыз. ✨Шуңа тоз, шикәр комы, май өстибез. Массаны кайнатып чыгарабыз. ✨Вак шакмаклап туралган кыяр кушабыз һәм кайнап чыкканнан соң 15 минут пешерәбез. ✨Аннан соң яшеллек, пресс (чеснокодавилка) аша үткәрелгән сарымсак кушып тагын 5 минут кайнатабыз. ✨Уксус өстибез, болгатабыз һәм кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябабыз. Заготовкалар чорында, копилкага тагын бер шәп рецепт, дусларым🥒 Саклап куегыз📌 Ошамаслык рецепт түгел бит💟💟💟 😍Бүген үк ясыйм 🙃Баз тулып килә
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 331
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 104