Пост канала
- фото
Бүген Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Назлыгөл Котдус кызы Латыйпованың тууына 102 ел. 12.09.1924 – 01.09.2013 Назлыгөл Латыйпова 1924 елда Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында туа. Сәхнәгә мәхәббәт аңа гаиләдән килә: әтисе Котдус Баязитов, абыйсы һәм апасы авыл театрларында спектакльләрдә уйный. 1959 елда Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Галиябану ролен башкара. Аның уенын режиссёр Кәшифә Тумашева күреп, яшь артистканы театрга чакыра. Шул ук елдан Назлыгөл Латыйпова Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге театр) эшли башлый һәм биредә 1979 елга кадәр хезмәт итә. Театр сәхнәсендә ул 100гә якын роль башкара. Алар арасында «Урман егете»ндә Кәшифә, «Әнә килә автомобиль»дә Сылу, «Гаепсездән гаеплеләр»дә Галчиха, «Мещаннар»да Акулина Ивановна, «Галиябану»да Галимәбану, «Шомырт чәчәк атканда» Җамал һәм башка образлар бар. Назлыгөл Латыйпова — ачык йөзле, шаян, гади һәм һәрчак ярдәмгә әзер артистка була. Аның ихлас образлары тамашачы күңелендә тирән эз калдыра. 2013 елның 1 сентябрендә арабыздан китте. Сагынабыз. Юксынабыз. Хәтерлибез.
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 478
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 13