Перейти к содержимому

Пост канала

Тинчурин театры | театр Тинчурина
  1. фото

    ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пётр Александрович Баландинның тууына 101 ел... (1925-1994)   П.А. Баландин 1925 елның 19 августында Балык Бистәсе районы Бәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1950 елда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлый. 1950-1985 елларда театрның баш рәссамы булып эшли. 30 елдан артык ижат гомерендә Петр Баландин Т.Гыйззәт белән Җ.Фәйзинең «Башмагым», Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», М.Горькийның«Мещаннар», И.Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый», «Кыр казлары артыннан», М.Кәримнең «Айгөл иле»,Г.Минскийның Г.Кутуй повесте буенча эшләнгән  «Тапшырылмаган хатлар», М.Гафуриның «Кара йөзләр» кебек йөзгә якын спектакльне бизи.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 409
    ER
    1,1%
    Реакции
    16