Перейти к содержимому

Пост канала

РУСТАМ ХАЗРАТ ХАЙРУЛЛИН
  1. ссылка

    Әссәләму алейкум хөрмәтле дустым! Җомга мөбарәк булсын! https://mechet-gailya.ru Тел – иң мөһим һәм иң куркыныч әгъзаларыбызның берсе. Тел белән кылынган гөнаһлар кешене хәтта диннән читләштерергә дә мөмкин. Аларның куркынычлыгы шунда ки: кеше теле белән зур гөнаһ кылганда, аңа игътибар итми, аны зур гөнаһка санамый. Шул гөнаһларның берсе – гайбәт. «Янә [бер-берегездән] гаеп эзләмәгез, берәүләрегез икенчеләрегез­нең гайбәтен сатмасын. Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы? Җирәнү хисе кичердегез бит! Шулай булгач, Аллаһыдан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһы – тәүбәләрне Кабул итүче, Рәхимле». «Әл-Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:12 Үз телеңә хуҗа булмасаң, телең синең хуҗаң булачак. Бабайларыбыз бик дөрес әйткән: «Озын тел – елан, авыздан чыкса, муенга урала». Тел кешене харап итә. Тел вәхши хайван кебек, бәйдән ычкындырсаң, хуҗасына ташлана. Хәдистә әйтелгәнчә: «Һәр иртә тән әгъзалары телгә мөрәҗәгать итеп, аны кисәтәләр: «Аллаһыдан курык, әй тел! Безнең хәлебез тулысынча сиңа бәйле. Син туры юлда булсаң, без дә имин булырбыз. Әгәр син хак юлдан тайпылсаң, без дә синең белән бергә җавап тотарбыз». Аллаһы Тәгалә безне андый хәлдән сакласын, телебезгә һәм башка әгъзаларыбызга хуҗа булырга, олы һәм кече гөнаһлардан ерак торырга насыйп итсен иде! Әмин. Олы хөрмәт һәм изге дога белән Рөстәм хәзрәт Хайруллин https://max.ru/channel_Rustam_hazrat

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 620
    ER
    3,0%
    Реакции
    109