Перейти к содержимому

Пост канала

РУСТАМ ХАЗРАТ ХАЙРУЛЛИН
  1. ссылка

    Аллаһыга шөкер кылам - исәнлек биргәненә, Аякларым йөргәненә, күзләрем күргәненә. Аллаһыга шөкер кылам - биргән нигьмәтләренә Аятьләрне ятлар өчен зиһеннәр биргәненә. Аллаһыга шөкер кылам - якты көн биргәненә, Күктән яңгырлар яудырып иген үстергәненә. Аллаһыга шөкер кылам - караңгы төннәренә Намазларны укыр өчен ярдәмен биргәненә. Аллаһыга шөкер кылам - ураза биргәненә, Бәндәләрнең гонаһларын ярлыкыйм дигәненә. Аллаһыга шөкер кылам - ак карлы кышларына Җәйге матур, ал таңнарда сайраган кошларына. Аллаһыга шөкер кылам - сабырлык биргәненә, Сабырлыкның савапларын бирермен дигәненә: Аллаһыга шөкер кылам-иманга кайтканыма, Намаз укып, Коръән укып тынычлык биргәненә! Айдар Багитовhttps://max.ru/channel_Rustam_hazrat

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 598
    ER
    5,3%
    Реакции
    191