Пост канала
- фото
Татар Төгәлбәе аксакалы Мәхмүт ага Сәлихов сайлауларга һәрвакыт бик җитди карый: быел да беренче көнне үк җомга намазыннан туры сайлау участогына килде ул. Авылның иң өлкән кешесе – 92 яшьлек бу райондашыбыз – гомеренең иң матур елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы. “Ил-көннәребезгә – тынычлык, яшь буынга – шәфкать-миһербанлык, түрәләребезгә – акыл-зиһен, барчабызга саулык-сәламәтлек насыйп булсын”,– дип теләкләрен юллый-юллый тавыш бирде Мәхмүт абый.
Открыть в MAX- Просмотры
- 593
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 4