Пост канала
- видео
Әтиләр кӨне уңаеннан оештырылган ярышлар! Кичә, 14 октябрь көнне безнең әтиләр баскетбол уйнады. 🏀Уен бик мавыктыргыч булды. Көрәш ахырына кадәр диярлек исәп тигез барды. Нәтиҗәдә "БЭМС" командасы җиңүче 🥇булды, "Малыши-карандаши" командасы 2 урын 🥈яулады. Командаларны чын күңелдән котлыйбыз!🎉 Атна дәвамында волейбол һәм футбол буенча ярышлар кӨтелә. Ә әтиләр кӨненә багышланган атнаны йомгаклау чарасы буларак, күңелле эстафета оештырылачак. Эстафетада әтиләр балалары белән бергә катнашачак. Бу чараны зур түземсезлек белән көтәбез!
Открыть в MAX- Просмотры
- 693
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 7