Пост канала
- видео
Нияз Тимиров турында Удмуртиядә күпләр белә. Шушы көннәрдә «Яңарыш» газетасы Тимировлар гаиләсендә кунакта булды, аңа газеталар, татар телен өйрәнү өчен әсбаплар бүләк итте. «Туган телне белү бик мөһим», - диде Нияз һәм татарча ныклап өйрәнергә вәгъдә дә бирде. Берничә ел дәвамында Нияз һәм аның гаиләсе сирәк генетик авыру — Дюшенн миодистрофиясе белән көрәште. Алар өметләрен өзмичә, бу авыруны җиңә алачакларына ышанды. Ниязга ярдәм итә алырдай бердәнбер препарат — «Элевидис» инфузиясенең бәясе 200 миллион сумнан да артып китә иде. Бу зур сумманы җыю өчен меңләгән кеше берләште. Һәркем Ниязга ярдәм итү өчен үз өлешен кертергә тырышты. Хәйрия акцияләре, концертлар, социаль челтәрләрдәге язмалар, ярдәм итәргә теләүчеләрнең күчергән акчалары — боларның барысы да бер зур изге эшкә әверелде. Газетабызда да Ниязга ярдәм кирәклеге турында берничә язма чыкты, укучыларыбыз арасында бала язмышына битараф булмаучылар бик күп иде. Ә быел гыйнвар аенда Халыкара бокс ассоциациясе (IBA) президенты Умар Кремлёв, «Русский Крест» хәйрия фонды һәм җырчы Анна Волкова ярдәме белән Нияз өчен акча җыю тулысынча ябылды. Яз көне Нияз, ниһаять, күптән көтелгән дәвалануны алды. Ә күптән түгел ул әнисе белән өенә кайтты. Мөһим дәвалану этабы артта калган Хәзер Нияз реабилитация уза, яңадан көч туплый һәм кабат мәктәпкә йөри. Бүген аңа «Нияз, син җиңдең!», - дип әйтәсе килә. Алда сине дусларың белән очрашулар, күңелле көннәр, елмаюлар, яңа хыяллар һәм зур җиңүләр генә көтсен. Сәламәт бул, көчле бул һәм һәрвакыт алга бар!
Открыть в MAX- Просмотры
- 284
- ER
- 8,1%
- Реакции
- 23