Перейти к содержимому

Пост канала

Газета ”Янарыш”/ ”Яңарыш” газетасы
  1. фото

    «Яңарыш» чын дусларын җыйды Күп еллар дәвамында «Яңарыш»ка ярдәм итеп килгән дусларыбыз белән очраштык. Газетаны яздыруда, таратуда, укучыларыбызга җиткерүдә безгә ихлас күңелдән ярдәм иткән әлеге милләттәшләребезнең һәрберсенә рәхмәтебез зур. Аларның үз гаиләләре, йорт-җирләре, бакчалары, эшләре, мәшәкатьләре... Шулай да еллар дәвамында вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, бушлай ярдәм итәләр. Алар – газетабызның күренмәс, әмма бик кадерле терәге. Бу юлы очрашуыбызны Ижауның Үзәк мәчетендә үткәрдек. Быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтүче мәчет безгә үз ишекләрен ачты һәм эчке дөньясын күрсәтте. Мәчеткә еш кына хәер-сәдака бирергә, дога кылырга керсәк тә, аның тарихына, архитектурасына, һәр почмагында яшерелгән үзенчәлекләргә игътибар итәргә вакыт тапмыйбыз икән. Бүген күпләр шул фикерне җиткерде. Һәм очрашу барышында мәчетне башка яктан ачтык. Җылы очрашу, фикер алышулар күңелдә матур тәэсирләр калдырды. Шундый тугры дуслар, ярдәмчеләр булганда, ничек җиң сызганып эшләмисең, яшьнәтеп яшәмисең инде "Яңарыш"! Безнең белән бергә булган һәркемгә зур рәхмәт! «Яңарыш»ның көче – аны яраткан һәм аның киләчәге өчен үз өлешен керткән кешеләрдә. ❤️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    252
    ER
    6,7%
    Реакции
    17